- шул
- и. 1. Сөйләүче һәм тыңлаучы өчен таныш булган әйбер, күренеш яки вакыйганы күрсәтү өчен кулланыла торган алмашлык. Алда әйтелгән фикерне җыйнау, гомумиләштерү өчен кулланыла анда аяк атлама – бездән әмер шул. Кушма җөмләләрдә баш җөмләнең хәбәре булып килеп, иярчен җөмлә тарафыннан ачыклана, тутырыла киңәшем шул: бу дуслыкны онытма 2. Әнә, менә алмашлыклары янында: күзгә күренеп торган яки электән таныш булган әйбергә күрсәтү өчен кулланыла әнә шуның аркасында булды 3. кис. Үзеннән алда килгән сүз белдергән хәбәрне икърар итү, раслау өчен кулланыла: бит, ич ул мине кеше итәргә тырыша шул4. рәв. Элек булганча, искечә; нәкъ үзе, үзгәрешсез барысы да шул, тик чистара төшкән 5. Ия җөмләдәге нәрсә, ни, кем, кайсы сүзләре белән мөнәсәбәткә кереп, иярчен ия җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла ни теләсәң, шул булыр. ШУЛ АРАДА – Нин. б. эш барган моментта. ШУЛ ШУЛ – кер. Әңгәмәдәшнең сүзен раслау, аның дөреслегенә ышануны белдерү өчен кулл. менә шул шул, сак булырга кирәк
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.